Сәфәр ае түгелдер бит ләса…

Сәфәр ае түгелдер бит ләса,
Туган аем кырлач суыгы.
Юлдан юлга. Йөремсәклекме бу?!
Миңа язган гомер юлымы?!.

Атлап үтәм. Тәгәрмәчтә үтәм.
Очам! Йөзәм! Шуам! Йөгерәм!
Мине кызыктырып чаба юллар!
Мин алдарак чабам гомердән!

Һәр яңа юл күзне камаштыра!
Һәр яңа җир җанга уела!
Дулкын шаулый! Таулар татлы йоклый!
Кояш кереп тула куенга!!!

Һәрбер юлдан мин үзгәреп кайтам!
Йөрәгемә кысып дөньяны!
Мин һәр җиргә шашып гашыйк булам!
Һәр почмагы гашыйк булмалы!

Шөкер! Тузан төшмәс! Тагын юлга!!!
Чит тарафлар сагыну юллаган.
Газап түгел! Ләззәт! Үзем исән чакта
Аермасын Ходай юллардан!

…Бер үкенеч калыр һәркемнең дә,
Бер сагыш бар йөрәк моңында:
Өзелеп сөеп, дөнья гизеп туймый
Китә Кеше соңгы юлына…

Эльмира Җәлилова.

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт